Татарча   Русский   English

Уян, татар!



Күңелле такмаклар тыңлап, “Алтылы” шаян биюне карап, залдагы халыкның елап утырганын күргәнем юк иде әле. Пермь крае Уинский районының Чайка авылы мәдәният йортында шундый хәл булды. Габдулла Тукайның “Туган тел”ен җырлаганчы халык тынычлана алмады.

Янәшәмдә утыручы илле яшьләр тирәсендәге ханымның, юньле-башлы татарча белмәсә дә: “Татарлыгым белән горурланам, карале, нинди биюләре, җырлары бар бит халкымның. Ә мин шул яшемә кадәр белмәгәнмен”, – дип әйтүе мине дә елатып җибәрде. Ульян төбәгендәге Иске Кулаткы районы “Чишмә” ансамбленең чыгышларын, Себер якларының “Төрттерүче” бию­ләрен караган халык өчен моннан да истәлекле көн булмас кебек иде.

Әйе, татарның бер йодрыкка тупланып, бер-берсенә якынаюын көткән милләттәшләребезнең шатлыклы күз яшьләре иде бу. Без бит үз ана телебездә сөйләшүдән, татарлыгыбыздан гомер буе куркып яшәдек, диләр авыл халкы. Пермь краеннан ике-өч йөз чакрым ераклыкта урнашкан авылларда концерт куеп, халкыбызның күңел төпкелендә яшеренеп яткан милли кылларын кузгатып алу күптән кирәк булган икән бит. “Түгәрәк уен” IV Бөтенроссия татар фольклоры фестиваленең кульминацион ноктасы нәкъ шунда булгандыр, мөгаен.

Дөрес, кемнәрдер фестивальне уен-җыр, күңел ачуга гына кайтарып калдырыр. Быел дүртенче тапкыр үткәрелүче бу чараның Россиянең төрле кыйтгаларында яшәүче милләттәшләребезгә бик мөһим булуын аңлап кайттык. Әйтик, Башкортстанның Балтач районыннан килгән милләттәшләребез беренче тапкыр татар бәйрәмендә катнаша. Аларга ниндидер мәртәбәле урыннар да, җиңүләр дә мөһим түгел. Башкортстанда җитәкчелек алмашынгач, милләттәшләребездә яңа сулыш ачылгандай булган. Татарстан җыр һәм бию ансамблен чик аша үткәрмичә, кире борып кайтаруларын моңсу гына искә төшереп тә үттеләр. Балтачлылар бүген тыныч күңел белән фестивальгә килгән.

Ә Себер татарлары... Аларның һәр чыгышы яңалык. Төмән өлкәсенең Саз авылыннан килгән Җәгъфәр Касыймов ут чәчеп торган биюе, гармунда өздереп уйнавы белән генә түгел, ялкынлы чыгышы белән истә калды. “Ник тик ятасың, татар? Тор, уян!” – дип милләттәшләребезне кузгатучы фестиваль бу”, – диде ул.

Нишләптер кузгалырга теләүче татарларга гына басым ясыйлар. Ә җитәкчелек мәдәни һәм милли мирасның бәһасен һаман да аңлап бетерә алмый интегә. Фестивальләр болай да җитәрлек бездә, диюче түрәләрнең ничек кыйбласын үзгәртергә? Шул казанда кайнап, татарның бер йодрыкка берләшүен күргән татар байлары ярдәмгә килсә генә инде. Ә андыйлар, шөкер, бармак белән генә санарлык булса да, бар икән. Фестивальне кечкенә генә җилкәсендә күтәреп килгән Татарстан Республикасы традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова чараның үткәре­ләчәгенә соңгы көнгә кадәр ышанып, оптимистларча рухланып йөрде. Төмәннән килгән татарларның аңа елый-елый рәхмәтләр әйтеп, чәчәк бәйләмнәренә күмүе дә юкка түгел. Халык мирасын җентекләп җыйнап барган, сибелгән татарларны бер түгәрәккә туплаган Фәнзилә ханымга Саратов шәһәренең “Гэксар” ширкәте генераль директоры Эдуард Ганиев ярдәмгә килә.

Әйе, “Түгәрәк уен”ның даими иганәчесенә әйләнгән Эдуард әфәндедән башка мәдәният министрлыгы гына матди чыгымнарны күтәрә алмас иде. Фестиваль старт алган Иске Кулаткы (Ульян өлкәсе) районыннан ук әнә шул татар баеның милли мираска битараф булмавын күреп калган идек инде, ул бүген дә үз рухына тугры калган. Ә безгә еллар узган саен үз йөзен югалтмаган “ак байлар” ничек кирәк икән бит! 1 мең 700 чакрым ераклыктан килдек, – ди Иске Кулаткы районының “Яңа дулкын” телевидениесе директоры Венера Еникеева. – Юл чыгымнары гына 200 мең сумнан артыкка төшкән. Үзебезнең төбәктәге җитәкчелеккә әллә без фестивальдә катнаштык, әллә юк, ә Саратовта яшәп, эшләп ятучы якташыбыз Эдуард Әнвәровичка без кирәк”.

Милли мирасны хәтер сандыгында саклап тотучы милләттәшебезгә кайда яшәве мөһим түгел шул. Ә биредә җыелган татарлар, барыннан да бигрәк, “Яңа гасыр”дан даими карап барган “Халкым минем” тапшыруыннан килмәү­ләренә бик эче пошты. Алар туганнарына, сибелгән татарларның һәрберсенә төбәкләрендә күз карасы кебек саклап тоткан гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли байлыкларын телевидение экраннары аша күрсәтергә теләгәннәр иде. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессыннан бер генә вәкилнең булмавы да бик кызганыч иде.

“Түгәрәк уен”ның “каймагына”, ягъни гала концертына Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның килүе барысын да сөендерде. Бәйрәм тантанасы башланганчы ук инде ул сәгатьтән артык урамдагы “Түгәрәк уен”ның әйләнәсен күзәтеп, һәр төбәктәге татарларның үзенчәлекле киемнәрен, сөйләмнәрен, җырларын тыңлап йөрде, халык белән урам бәйрәмендә катнашты. “Әгәр без гореф-гадәтләребезне балаларыбызга, оныкларыбызга тапшырабыз икән, киләчәктә дә яшәячәкбез. Бергә булыйк, бердәм булганда гына без көчле милләт булачакбыз”, – диде ул.

Жюри төркемендә булган Геннадий Макаров, Сәгыйть Хәбибуллин, Алсу Еникеева, Эльмира Каюмоваларны быелгы фестивальнең иң югары ноктада булуы сокландырды. Беренче фестивальдә ялтыравыклы, чәчәкле-чуклы эстрада киемнәре белән сәхнәгә чыккан катнашучылар әби-бабаларының сандыкларыннан тукылган, чигелгән күлмәк-алъяпкычларын табып алып, шул үрнәктә милли киемнәр тектергән. Шунысы куандыра: инде күптән онытылган гөслә, думбра, сорнай, кыл-кубыз кебек уен коралларыбыз яңадан халкыбызга кире кайткан. “Быел балалар номинациясе шулкадәр күп булды. Аннан кичке уеннарда төркем-төркем яшьләрнең катнашып, икенче елга фестиваль кысаларында Яшьләр йолдызлыгы” дип аталган бәйге игълан итәргә исәпләре бар. Беләсезме, башка елларда дискотека үткәрик дип җанга тияләр иде, быел заманча биюләрнең хаҗәте калмады. Шунысы сөенечле, мирасыбызны чагылдырган, тамырларыбызны барлаган “Түгәрәк уен” журналы да дөнья күрде”, – ди Фәнзилә Җәүһәрова.

 

АЛСУ ХӘСӘНОВА, «Ватаным Татарстан»