Татарча   Русский   English

“Түгәрәк уен” сабаклары



Күптән түгел безнең Пашат авылының “Пашатбикә” фольклор төркеменә Пермьдә узган “Түгәрәк уен” IV Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә катнашу насыйп булды. Фестивальне оештыручылар Пермь крае хакимияте һәм мәдәният министрлыгы, Татарстан мәдәният министрлыгы, БТК башкарма комитеты, Татарстанның традицион мәдәният үстерү үзәге һәм Пермь шәһәре халык иҗаты йорты иде. “Түгәрәк уен”да якынча 15 регионнан фольклор коллективлар катнашты.

Фестивальдә нәкъ менә халык фольклорын күрсәтү кирәк иде. Безнең төркем авылыбызда электән сакланып килгән ныжы куыру йоласын су буенда кер чайкау йоласы белән бәйләп күрсәтте. Һәр коллектив үзе яшәгән авылга, районга хас булган йолаларны үз диалектында күрсәтергә тырышты. Барыбыз да татарлар булсак та, төрле регионнарда, хәтта бер райондагы төрле авылларда яшәүчеләрнең сөйләмендә үзләренә генә хас үзенчәлекләре, аермалары бар һәм моны күрсәтү – фестивальдә катнашуның мөһим бер шарты иде.

Без дә Сергач-Нижгар мишәрләренә генә хас булган “ц”лаштыру белән төзедек чыгышыбызны. Сез кемнәр дигән сорауга: “Цәцәкле циләктән цәй эцүцеләр”, - дигән җавабыбыз бигрәк ошады барысына да һәм кызыксындырды, Татарстанның Г.Ибраһимов исемендәге тел һәм мәдәният институты хезмәткәре Эльмира Каюмова хәтта язып та алды. Бу институт хезмәткәрләре үткән елның җәендә безнең төбәктә фольклор экспедициясе белән булганнар иде, шунда җыйган материалларын туплап, китап та чыгардылар. Без бу юлы алар белән тыгыз элемтәгә кердек, алар без белмәгән байтак йолалар, гореф-гадәтләр белән таныштырдылар.

Тулаем алганда, фестиваль бик кызыклы, эчтәлекле булды. Югары уку йортлары профессорлары, доцентлары, мәдәният хезмәткәрләре, музыкаль белгечләр мастер-класслар бирделәр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр уздырдылар. Кыскасы, барыбыз да үзебез өчен бик күпне күреп, белеп, тәҗрибә туплап кайттык.

Шул ук вакытта, бүтән регионнарда халык фольклорын саклауга һәм үстерүгә зур әһәмият бирелүенә исебез китте. Бигрәк тә Чиләбе өлкәсенең Нагайбәт районыннан килгән керәшен татарлары шаккатырды. Алар милли киемнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын бөтен нечкәлекләре белән буыннан-буынга саклап киләләр. Аякны тыпырдатып биюләре генә дә искиткеч, аларның чыгышларын караганда, әйтерсең, берничә гасырга артка кайтасың.

Шул ук Пермь өлкәсенә килик. Анда шәхсән губернатор, край хөкүмәте дәрәҗәсендә эшләнә бу эшләр. Татарларның үз газеталары, журналлары, альманахлары бар, китаплар чыгаралар, ә безнең әле ярый бердәнбер “Туган як” газетабыз бар. Автономия, ДУМНО кайбер нәрсәләр, китаплар чыгарса да, алар киң аудиториягә таратылмый, халык кулына эләкми диярлек. Безнең өлкә татарлары үзләрен тиешенчә күрсәтә белми шул. Моның өстендә җәмгый оешмаларга, шәхсән “Туган як” оешмасына күбрәк, эчтәлеклерәк эшләргә иде. “Нижгар өлкәсендә дәмени татарлар бар?” – дип гаҗәпләнүчеләр булды. Ә бит без өлкәдә 50 меңгә якын! Бүтән регионнар үз журналистларын, телевидениеләрен китергәннәр иде. Әлбәттә, алар үз коллективларының эшчәнлеген киң яктырттылар. Киләчәктә безгә дә моны күздә тотарга кирәктер. Оештыру да югары дәрәҗәдә иде, без үзебезне бик тә кадерле кунаклар итеп хис иттек - бу өлкәдә дә безнең оешмаларга эшлисе дә эшлисе әле.

Без Казаннан авторбуслар белән бардык. Үзара танышып, аралашып барганга 11 сәгатьлек юл сизелмәде дә. Шуңа игътибар иттек: юл буенда очраган авылларның, русмы, татармы, безнең яклардагы кебек бай түгеллеге күренә – икешәр катлы таш пулатлар юк, җыйнак кына шифер түбәле өйләр. Әмма, материаль яктан бай булмасалар да, рухи байлыкларын саклый белгәннәр, өлкәдән килгән барлык коллективларның да чыгышында бу бик ачык чагылды. Ә без шул, кызганычка каршы, соңрак тотындык бу эшкә, күпне белгән әби-бабайларыбыз үлеп бетте, хәзер исәннәр белән эшлибез – яннарына барып ни белгәннәрен язып алабыз.

Халык авыз иҗатын, фольклорын саклау өстендә Тәнзилә Паламарчук эшли башлады, май аенда аның тырышлыгы белән оештырылган “Җәясу” фестивалендә сәхнәдә байтак халык җәүһәрләре күрсәтелде. Безне “Түгәрәк уен” фестиваленә барырга да илһамландыручы ул булды. Аңа, шулай ук район үзидарә башлыгы Халит Сөләймановка, мәгариф комитеты рәисе Фәрит Хәйруллинга “Пашатбикә” коллективы исеменнән фестивальдә катнашу мөмкинлеге тудырган өчен зур рәхмәт.

Безнең коллективта җиде кеше: китапханә, клуб, мәктәп-балалар бакчасы хезмәткәрләре. Без һәрвакыт тыгыз элемтәдә, бер сүздә, бер киңәштә эшлибез. Бу фестивальдән илһамланып, эшләгән эшебезнең мөһимлеген аңлап кайттык. Иң зур теләгебез – безнең өлкәдә дә халык иҗаты тиешле дәрәҗәгә күтәрелсен иде һәм моны оештыручы, бу хакта кайгыртучы булсын иде. Шул ук Пермь татарларының БТК башкарма комитетында да үз вәкилләре бар, ә бездән ник юк андый кеше? Эшләнәсе эшләр күп. Бергәләшеп киләчәктә үзебезне таныта алырбыз дигән өметтә калабыз.

Редакциядән: Сәрия ханым, тыйнаклыктан күрәсең, үзләренең уңышлары хакында язмаган, ә бит “Пашатбикә” төркеме диплом белән бүләкләнгән. Фестивальнең дәрәҗәсен истә тотсак, бу югары дәрәҗәле бүләк һәм соңгысы булмас, әлбәттә.

Күтәргән проблемалар бик вакытлы һәм урынлы, чөнки халык фольклорын саклау өстендә бүген эшли башламасак, иртәгә соң булырга мөмкин. Ә “Пашатбикә” коллективын чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.

 

Сәрия АЙМАЛЕТДИНОВА, төркемнең художество җитәкчесе

«Туган як»

№ 41 | 07.10.2011