Татарча   Русский   English

Татарның аралашуы, туганлашуы кирәк



“Без бер түгәрәккә тупланып кына берләшә алабыз. Күпме шулай сибелеп яшәргә була? Карагыз, бүген түгәрәктә Себердә яшәүчесе дә, әстерхан татарлары да, Чуашия, Мари Иле, Чиләбе, Омск, Удмуртия, Башкортстан, Свердловск, Оренбург төбәкләрендәгеләр дә бар. Нинди күңелле бит”.

Төмән ягыннан килгән “Саз” ансамбле җитәкчесе Җәгъфәр абый Касыймовның бу сүзләрне әйткәндә күзләре яшьләнгән иде. Гомер буе Татарстанда яшим, татарлар янында иҗат итәм дип талпынган бу талант иясе бер түгәрәккә җыелган милләттәшләрен күргән саен үзен күкнең җиденче катында итеп хис итә. татар булу өчен Казанга бару кирәк түгеллеген Җәгъфәр абый “Түгәрәк уен” бөтенроссия татар фольклор фестивалендә катнаша башлагач кына аңлый башлаган.

Милләтеңне күтәрү, аның моңын, әби-бабаларыбыз сан­­­ды­гында яшеренеп яткан халык авыз иҗаты хәзинәсен казып чыгару өчен бер йодрыкка тупланырга гына кирәк. Елдан-ел чит төбәкләрнең берсеннән икенчесе­нә күчеп йөргән бу фестиваль кайчандыр “мин татар” дип авыз ачарга куркып, сагаеп яшәү­челәрне уятып җибәрде. Хә­терлим әле: моннан берничә ел элек фестивальдә катнашучыларны татар авылларына концерт куярга алып бардылар. Төмән татарлары Ульянда яшәүче милләттәшләребез белән уртак тел таба алмый интекте. Автобуста утырып барганда, бер төбәк икенчесенең җырына кушылып китә алмый. “Әйдәгез, себерләр, үзебезнекен”, – дип кыстырып куя берсе. Әнә шул уртак җыр җырлый алмаган ике төбәк бүген аерылмас дусларга әйләнде. Бу юлы бер автобуста Гали авылына барырга туры килде безгә. Ульяндагы баянчы кулы талгач, баянын Төмән музыкантына тапшыра. Җырлары да аерылмый икән бит, барысы да белә торган халкыбыз моң­нары. Сәхнәгә себерчә төйдерергә (ягъни биергә) чыккан Җәгъфәр Касыймовның: “Баянда Иске Кулаткыдан якын дустым Рәсим уйнаячак”, – диюе күңелгә сары май булып ятты. Әнә бит бер-берсенең репертуарларына тиклем ятлап бетергәннәр.

Быел бишенче фольклор фестивале Самара төбәгендә биш көн дәвамында булып узды. Ә Гала-концертны Самара шәһәрендәге опера һәм балет театрында үткәрделәр. Шәһәр үзәгендәге мәйдан­чыкта милли киемле тата­рларның түгәрәк әйләнгәнен карарга килгән җирле халыкның килеп-килеп соравы, кызыксынуы шаккатмалы хәл иде. Зур ярминкә узачак мәйдан­ны татарлар “басып алсын” әле?!

Мондый чараны уздыруда, әлбәттә, татар байларының өлеше бик зур. Аларның татар милләте дип җанып-көеп йөрүе барыбызны да шатландыра. Шөкер, заманында мәдрәсәсен, мәчетен ачтырган ак татарлар бүген яңадан безнең арага кайта башлады. Дөрес, Татарстан һәм Самара Мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья Татар Конгрес­сының ярдәменнән башка да булмый. Әмма, фестивальне елдан-ел үткәреп, аңа иҗади көч, дәрт-дәрман биреп торуда татар байларының өлеше бик зур. Ульян төбәге Иске Кулаткы авылында башланып киткән фестивальгә сулыш өргән Саратов шәһәренең “Гэксар” ширкәте генераль директоры Эдуард Ганиев биш ел буе “Түгәрәк уен”ны үз канаты астына алып килә. Быел исә биш көн буе ул безнең арада булды. Алай гына да түгел, төбәкләрдәге күпме татар эшмәкәрләрен үз артыннан ияртте. “Әгәр кулга-кул тотынып берләшмибез икән, без берәүгә дә кирәк түгел. Бары тик үзебезне үзебез генә күтәрә алабыз”, – диде ул.

Татарлары өчен җанып-көеп йөргән бу милләттәшебезне бөтен фестивальдә катнашучылар да белә. Ә искекулаткылылар исә күкрәк киереп: “Ярый әле, безнең Эдуардыбыз бар”, – дип мактанып, әтәчләнергә ярата. Мактанырлык та шул: Россия­нең төрле төбәкләреннән килгән 500 дән артык катнашучыны яшәтү, ашату, юл чыгымнарын каплау өчен ке­сәңнең калын булуы кирәк. Кем әйтмешли, моны ашаган түгел, тураган гына белә. Быел исә Эдуард Ганиевнең арбасына Самара төбәгенең “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе, “Ипозембанк” рәисе киңәшчесе Ильяс Шә­күров та утырырга булган. “Моңы, биюе яшәгәндә, татар яши”, – дип еш кабатлаган Ильяс Гомәровичның күңелендә нинди уйлар кайнаганын төшенүе авыр түгел. Себерләрнең озын, сагышлы көйләрен сузганда, Ульян төбәгендәгеләрнең борынгы мөнәҗәтләрен җырлаганда, Әстерханнарның үзгә бию­ләрен күреп күзләре яшь­ләнгән милләттәшебезгә әнә шул сибелгән татарларның һәммәсе дә кадерле. Ә андый милли җанлы ак байлар һәр төбәктә диярлек бар. Аларны таба, эзли белергә генә кирәк. “Түгәрәк уен” сәнгать гашыйк­ларны гына берләштереп калмыйча, шундый милләтпәр­вәр эшмә­кәрләрне дә бер йодрыкка тупларга булыша безгә.

Әнә шул матди ягын үз җилкәсендә күтәргән милләттәшләребез янәшәсендә, әлбәттә инде, Татарстан республикасы традицион мәдә­ниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова да бар. Аның егәрлеге, җитез­леге, әрсезлеге булмаса, иманым камил, бу фестиваль беренче тапкыр узган Иске Кулаткыда ук тукталып калган булыр иде. Юк, милли җанлы, ут чәчеп торган бу ханым фестивальне туктатырга ирек бирмәде. Эшмәкәрләрне барлады, бу чараның татарларны берләштерүдә әһәмиятле роль уйнавын һәрдаим тәкрарлап торды.

– Миңа еш кына, нигә бу фестивальне дүртәр-бишәр көнгә сузасыз, бер көндә генә уздырып булмыймыни соң, дигән сорау бирәләр, – ди Фәнзилә ханым. – Сезнең аралашуыгыз, туганлашуыгыз ки­рәк безгә. СМС язышуыгыз, телефоннарыгызны бер-берегез белән алмашып, һәрдаим сөйләшеп торуыгыз кирәк. Татарның бөтен халык авыз иҗатын Казан гына саклый алмый. Аның төбәкләр буйлап сәяхәт итүе зарур.

Биш ел рәттән уздырылып килүче “Түгәрәк уен”ның даими катнашучылары, даими жюри төркеме бар. Алай гына да түгел, олы буыннар янә­шәсендә халык авыз иҗатын сәхнәгә менгерүче яшьләр, балалар үсеп килә. Менә монысы – иң куанычлысы. Әйтик, Төмән өлкәсендәге Шыкча авылының “Шытыр-ша­тыр” ан­самбле инде ничә еллар беренчелекне бирми. Ул балаларның осталыкларына исең-акылың китәрлек. Шәп итеп җырлыйлар, уен коралларында уйныйлар. Алар кулында тал кайрысыннан ясалган сыбызгылар да, күл буендагы таш кубызлар да уйный. “Шытыр-шатыр” ел саен яңадан-яңа фольклор-этнографик композиция белән чыгыш ясый. Ә кайбер Татарстан районнары, безнең авыл­да фольклор юк, дип мескенлә­неп ята. Төмән өлкәсендәгеләр әле тамашачы хозурына тапшырылмаган халык авыз иҗатын бармак бөгеп санап чыкты. Фестиваль саен күрсә­терлек хәзи­нәләре шактый әле аларның.

Свердловск өлкәсе Түбән Сырга авылы, Пермь өлкәсе Барда районы, Ульянның Иске Кулаткы районнары чыгышларын карап хозурландык. Ә менә фестивальнең Гран-при бүләгенә Самара төбәге Камышлы районы Иске Ярмәк авылының “Ак каен” ансамбле лаек булды. Узган ел аларның ялтыравыклы күлмәкләре фестиваль кысаларына туры килмәвен тәнкыйть иткән булсалар, быел исә Камышлы районының хакимият башлыгы аларга яңа милли киемнәр тектерергә булышкан. Без бу авылда булып кайттык. Күрше-тирә авыллардан аермалы буларак, биредә мәдәният һәм сәнгатькә аеруча әһә­мият бирелгән. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең алтын фондына кертелгән “Ярмәк вагы” биюенең чишмә башы әнә шул авылга барып тоташа. “Самарадагы татар авыл­ларында узган туйларда, мәҗлесләрдә, Ярмәккә типтерә­безме, дигән гыйбарә яшәп килә, – ди “Ак каен” ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллин. Әлбәттә, ярмәк вагына бары тик Ярмәкәй авылындагылар гына оста баса ала. Катнашучылар бу биюне фестиваль дәвамында биш көн буе өйрәнде. Ярмәкләр вакка бастырды, Себер­ләр төйдерде, кулаткылылар “Шес­тяк”ка биетте. Әнә шул сибелгән төрле-төрле милли чәчәкләрнең бер бәйләмгә тупланып, бердәм булып биегәнен карап торуы шулкадәр күңелле иде. Милләтем өчен горурланып, сөенеп кайттым.

АЛСУ ХӘСӘНОВА

Ватаным Татарстан

10-10-2012 №200 (26919)