на главную

З.М. Арикеева,
мл. науч. сотрудник ГЦТФ

Казан арты татарларының хәзерге йола комплекслары (өмәләр)

Татар фольклоры дәүләт үзәге тарафыннан оештырылган фәнни экспедицияләр барышында Казан артында яшәүче татар халкының күп кенә календарь һәм гаилә-көнкүреш йолалары инде күренекле галимнәребез тарафыннан тупланган, өйрәнелгән материалларга таянып җыйнала, өйрәнелә. Эш барышында төп игътибар теге яисә бу йоланың 20 гасыр башында, сугыш еллары һәм аннан соңгы елларда, 60-70-80 елларда һәм 90 еллардан алып бүгенге көннәргә хәтле халык арасында яшәешен, тормышта бу йолаларның тоткан урынын билгеләүгә, күп еллар эчендә йолаларның нинди үзгәрешләр кичерүен, нәрсәләрнең югалуын, нәрсәләрнең киресенчә өстәлүен ачыклауга юнәлтелә.
Без үзебезнең эзләнүләребездә, йола фольклорын өйрәнгәндә, теге яисә бу йоланы бер комплекс итеп өйрәнүне күздә тотабыз. Ягъни, йоланың килеп чыгу тарихын, аны үткәрү тәртибен, аның  мифология белән бәйләнешен, шунлыктан килеп чыккан ышану һәм ырымның яшәвен, аларның йола барышында (һәм тормышның башка очракларында да) куллануын бер яссылыкта карарга тырышабыз. Йоланы һәм аның эченә кергән ырым, ышануларны бербөтен комплекста өйрәнгән вакытта гына аларның чын мәгънәсенә төшенеп һәм аңлап буладыр, мөгаен.
2005 елда Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районына оештырылган комплекслы экспедиция барышында шушы якларда яшәүче халык көнкүрешендә генә сакланып калган бик матур һәм үзенчәлекле йола һәм йола ышанулары язып алынды.
Татар халкы элек-электән бер-берсенә ярдәмләшеп яшәгән. Нинди дә булса зур көч куярга кирәкле җитди эшләрне бергәләп, күмәкләшеп башкарган. Аның бу күмәк хезмәт итү гадәте эле дә сакланып килә.
Һәр ир-ат үз гомерендә өй салып чыгарга тиеш дигән гыйбәрә күпләребезгә таныш. Халыкның күпчелеге ата-бабадан калган гореф-гадәтне үтәп, бу гыйбәрәне исеннән чыгармый һәм аны үтәргә тырыша. Өй салу, аның өчен нигез урынын сайлау, ул урынның тыныч, чиста булуын тәэмин итүче ышануларга нигезләнгән йолаларны үтәү – зур эш булып санала. Нигез саласы урынны җентекләп сайлыйлар. Күгәрчен авылында яшәүче  Мингарипова Люция Хәйрулла кызы (1951 елда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында туган) моны түбәндәгечә аңлата: “Иң элек нигез корыласы урынны төрле чүп-чардан чистартабыз, я ат белән, я трактор белән сукалап чыгабыз”. Күңелдә булган төрле шикләнүләрдән арыну өчен, нигезгә сихер, бозым ише “кара көчләр” үтеп кермәсен өчен үтәлә бу эшләр. Ә шул ук авылда яшәүче Әсгарова Мәрьям Сафа кызы: (1928 елда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында туган) “Нигез урының чирәмле булса, аны кырып алырга, себереп түгәргә кирәк. Шулай эшләсәң, нигезең тыныч, хәвеф-хәтәрсез була, гомерең дә бәхетле, озын була”, - дип өстәде.
Бу мотив фольклорның тагын бер жанры төш юрауларда да ачык чагылыш таба. Төшеңдә кемнең дә булса нигезенә үлән үскәнен күрүне бу нигездә яшәүчеләрнең нәселе бетүгә, нәселе коруга юрый халык. Мәсәлән, “Төшеңдә берәр кешеләрнең нигезендә үлән, чирәм үсеп утыруын күрдеңме, шуларның берәр кешесенең үлгәнен көт тә тор инде менә”, - дип сөйләде безгә Солтанова Нурлыбанат Минвәли кызы (1938 елда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында туган). Бәлкем, шуңа күрә дә, нигезнең нык, нәселнең дәвамлы булуын теләп, халык нигез урынын әзерләүгә бик җитди карыйдыр. Бу уңайдан өйрәнелүче комплеска караган тагын бер ышануга тукталып үтик. Ул да нигез урынын сайлауга мөнәсәбәтле кулланыла. Әсгаров Әфган Хөсәен улы (1929 елда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында туган) бу турыда менә ничек ди: “Йортны межага салырга кушмыйлар иде элек. Нигез межа өстендә булмаска  тиеш дип әйтәләр иде. Нигезең тынгысыз, борчулы булыр ди торганнар иде. Межадан изгеләр, фәрештәләр йөрер, шуңа күрә анда нигез корырга ярамый дип аңлаталар иде”.
Нигез урынын сайлау без өйрәнгән район авылларында (Күгәрчен, Котлы Бүкәш, Тәберде Чаллысы, Биектау, Түбән Тегермәнлек, Югары Тегермәнлек) яңа йортка күчү белән бәйле йолалар комплексында җитди һәм беренчеләрдән исәпләнә. Урын билгеләнгәннән соң йортны күтәрү мәнфәгатьләренә керешәләр. Әзер бураны йорт итеп өю эше югарыда атап киткәнебезчә, өмә буларак башкарыла. Өй күтәреләсе йортка иртәдән алдан чакырылган кешеләр: туган-тумача, күрше-күлән, авылның балта остасы саналган ир-атлар җыела. Өмә бу авылларда үз эченә  берничә этаптан торган йола гадәтләрен ала. Бер рәт бүрәнә, ягъни ниргә куелып беткәч, нигез боткасы ашала. Нәрсә соң ул нигез боткасы?
Казан арты авылларына оештырылган экспедицияләрдә язып алынган нигез боткасыннан (бу очракта өйдә ботка пешереп күрше-күләнне, туган-тумачаны, бала-чаганы сыйлау күздә тотыла) Балык Бистәсе авылларының нигез боткасы үзенең эчтәлеге белән әлләни аерылмый. Монда ботканың тары, карабодай, дөгедән пешерелүе ассызыклана. Борынгыдан килгән гадәт буенча һәр өй күтәргән йортта ботка пешерелә һәм аны өйгә кермичә генә, нигезгә утырып эштә катнашкан барлык кешеләр дә ашый. Ләкин ботканың нинди ярмадан булуы түгел, ә бәлки ни өчен өмәчеләр өчен бары тик ботка пешерелүе кызыксыну уята. “Ярманың бөртеге күп, күләме күп, шуңа күрә савабы да күп була аның. Хәергә дә тары, дөге бирелә бит. Аны пешергән вакытта хуҗабикә кеше: “хәерле ризыклар булсын, нигезебездә ризыгыбыз күп, мул булсын” дигән теләкләр тели”, - дип сөйли Әсгарова Мәрьям Сафа кызы.
Югарыды аталган район авылларының күбесендә өй күтәрү өмә комплексында тагын бер гадәт – нигез ашы китерү һәм аны ашау бар. Гадәтнең эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт. Нигез боткасы ашалганнан соң өмәчеләрне ашатырга дип өй күтәрүче гаиләнең берәр туганы сый алып килә: я ит бәлеше, я токмачлы аш, төрле камыр ризыклары. Авыр эш эшләп, инде ачыгырга да өлгергән балта осталары шунда гына өстәл корып, китерелгән аштан авыз итәләр. Күпмедер эш эшләнгәннән соң үзләренең ашын күршеләр китерә. Бер үк вакытка туры килмәс өчен аш китерүчеләр алдан ук үз вакытларын сөйләшеп, билгеләп куялар. Мәсәлән, бер туганнары сәгать унбердә, төшке аш вакытын туры китереп килсәләр, икенчеләре үз ашын көндезге икедә, өчтә китерә. Аш китерүчеләрнең: “Нигез ашы китердем, саулык-сәламәтлек, тигезлек белән шушы нигездә яшәргә язсын сезгә ходай” дигән сүзләрендә яңа корылачак нигезгә тынычлык, бәрәкәт теләү сизелә. (Мингарипова Люция Хәйрулла кызы).
Биредә без күрше-күлән сүзенә игътибар итми кала алмыйбыз. Тарихтан белүебезчә, яңа авылның барлыкка килүендә бер яки ике нәсел кешеләре катнашкан. Билгеле инде алар бер-берсенә бик якын, кадерле булганнар, булдыра алганча ярдәмләшеп яшәгәннәр.  Хәзерге вакытта күршеләрне ихтирам итеп, аларга булышып яшәү, аларны туганнары кебек кабул итү дә күпмедер дәрәҗәдә шуңа бәйле күренеш.
Кайчандыр аерым мәгънәгә ия булган нигез ашы китерү гадәтен аңлату бүген трансформацияләнгән, хәзер ул савап алу, саваплы булу теләгенә кайтарылып калган. Информант Әсгаров Әфган Хөсәен улының “нигез ашы китерүнең савабы икеләтә зур, беркемнең дә савапсыз каласы килми, хәленнән килгәнчә ярдәм итәсе килә” дигән сүзләреннән моны ачык күрергә була.
Өмә комплексында тагын бер ышану бик үзенчәлекле. Ул өмәчеләр кунак табынына аш китергән кешеләргә күчтәнәч бирмәү белән бәйле. Кунак табыныннан кешеләргә күчтәнәч биреп җибәрү гадәткә кергән күренеш. Ышану буенча, нигез ашы китергәннәргә бернинди күчтәнәч тә бирелергә тиеш түгел. Бары тик коры таба гына кайтарыла. Бу ышануның да мәгънәсе бик тирән, борынгыдан килә. “Нигез ташын, нигез ашын таратма дигәннәр борынгылар. Нигез ашы өеңнән чыкмаска, нигездә калырга, нигез ризыклы булырга тиеш”, - дип Мингарипова Люция Хәйрулла кызы авыл халкының ата-бабаларның олы мәгънәгә ия булган сүзләрен үтәп яшәүләрен ассызыклый.
Халыкның яңа өйнең нигезен игелекле, куанычлы, бәхетле итеп һәм анда яшәячәк кешеләрнең бай, мул тормышта яшәүләрен күрү теләге беркадәр ритуалның үтәлүенә китерә. Нигезнең дүрт почмагына, матчаның ике башына мулладан яздырып алынган догалар, көмеш акчалар куелып калдырыла. Аларны, гадәттә: “Нигез урынында тузсын, тигезлектә, муллыкта яшәргә насыйп булсын” дигән сүзләр белән хуҗа кеше куя”, - дип сөйләде безгә Солтанова Нурлыбанат Минвәли кызы.
Күтәрелеп беткән өйгә тәрәзәләр уела һәм мич чыгарыла. Монда без яңадан халык күңелендә яшәп килүче ышануларга, тыюларга тап булабыз. “Тәрәзәсе уелмаган өйгә чыгарга ярамый (тәрәзәсез мунчада юынырга ярамый)”. Бу сүзләрне без Күгәрчен авылында яшәүче Шәрәфиева Гөлшат Габдулла кызыннан ишеттек. (1978 елда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында туган).
Ни өчен халыкта тәрәзәсез бурадан курку хисе уяна? Әйтик, шул ук төш юрауларга мөрәҗәгать итсәк, шушы ук күренешне күзәтергә була. Төштә тәрәзәсез, ишексез бура күрү шушы нәселдән булган берәр кешенең үләчәген хәбәр итә. (әлеге мисал без өйрәнгән Казан арты авылларында (Саба, Арча, Әтнә, Мамадыш, Балтач, Кукмара, Лаеш районнары )һәм башка өлкәләрдә (Самара, Свердловск, Чиләбе, Әстерхан, Түбән Новгород өлкәләре) яшәүчеләрнең күбесененең төш юрауларында күзәтелә). Димәк, тәрәзәсе уелмаган өйгә чыкмау – ул нәселне хәвеф-хәтәрдән, көтелмәгән үлемнән саклап калуның бер ысулы.
“Мич чыгарганнан соң өйгә чыгарга кирәк, мичне чыгаруга, өйдә парлы кеше кунарга тиеш, мич чыгаргач, өйне ялгыз кундырырга ярамый” (Әсгаров Әфган Хөсәен улы). Күгәрчен авылы халкының чын күңелдән әйткән сүзләре артында аларның “өй тынгысызлана, өйгә җеннәр ияләшә” дигән аңлатмалары ята. (Мингарипова Люция Хәйрулла кызы).
Яңа өйгә беренче тапкыр кергәндә ипи-тоз яки башка төрле берәр ризык тотып, уң аяктан атлап, Көръән аятләрен укып, теләкләр теләп керү матур гадәт булып сакланып килә биредә. Һәммә кеше ходайга сыена, аннан ярдәм сорый: “Әй, ходаем, үзең сакла хагыңнан-нахагыңнан,
Хәвефеңнән-хәтәреңнән,
Ут хәвефләреңнән,
Су хәвефләреңнән,
Усал хатын бәласеннән! – дип әйтеп керәбез беренче тапкыр яңа өйгә кергәндә”, - дип төшендерде Әсгарова Мәрьям Сафа кызы. Әлеге сүзләр тирән мәгънәгә ия. Адәм баласы ялгышырга, гөнаһ кылырга, алданырга да мөмкин. Шуларны да истә тотып, халык ходайдан үзен начар гамәлләр кылучылардан саклавын үтенә.
Һәр кешедә булмаса да, күп кенә кешедә яңа өйгә беренче тапкыр кергәндә алдан песи кертеп җибәрү яшәп килә Күгәрчен авылында. Бу күренешне  Әсгарова Мәрьям Сафа кызы: “песи төкле хайван бит инде ул, ә төкле хайван бәхет китерә дип әйтәләр. Килеп кергән песине дә бит чыгарып җибәрергә кушмыйлар. Чыгарып җибәрсәң, ул үзе белән синең бәхетеңне дә алып чыгып китә икән”, - дип аңлатып бирде. Бәлкем, яңа өйгә беренче итеп песи кертү бу районда яшәүче русларның һәм керәшен татарларының йогынтысыдыр, аларның ышануларыннан күчкән бер элемент кына дыр? Әлеге сорауларга да җавапны киләчәктә табарбыз дип ышабыз.
Шушы ук комплекс эчендә тагын бер йола гадәте сакланып килә. Ул йола гадәте безгә билгеле булган татарларның барлык этник төркемнәренә дә хас булган яңа нигезгә, яңа йортка Йорт хуҗасын, Өй хуҗасын күчерү. Өйрәнгән авылларда без аралашкан информантларның күзаллавында йорт ул - андагы каралты-кура, бакча һәм башка корылмалар. Һәм  шуңа күрә информант иске йорттан яңасына күчкән вакытта: “Әйдәгез, барыгыз да минем белән барыгыз, берегез дә калмагыз!” дигән сүзләр әйтә. “Йорт хуҗасы берәү генә түгел мени ул, нигә күплек санда эндәшәсез?” дигән сорауга, “Нигезнең үз хуҗасы, малларның үз хуҗасы, җирнең үз хуҗасы, өйнең үз хуҗасы була бит, аларның барысын да алып барырга кирәк”, - дип җавап бирде Күгәрчен авылында яшәүче Камалиева Гөлфирә Шамил кызы (1975 елда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында туган). Яңа нигез урынына килеп җиткәч: “Рәхим итегез, өемә керегез!” (Камалиева Гөлфирә Шамил кызы), - дип аларны урнаштыруы хакында белдерде. Йорт та, нигез дә, өй дә хуҗасыз булмавына ышана халык һәм аларның үзләренә карата яхшы мөнәсәбәттә булуларын, бәрәкәт китерүләрен истә тотып, алардан шикләнми, шулай тиеш дип кабул итә, аларга атап дога кыла.
Йорт хуҗасы, Өй хуҗасы белән бәйле ышанулар без тикшерүче комплексны тулыландыра һәм кайбер моментларга ачыклык кертә. Яңа өйне анда бер ел яшәмичә юарга кушылмый. Күгәрчен авылында яшәүче күпчелек халык моның мәгънәсен аңлатып бирә алмаса да, нәкъ шулай эшли дә. Тирәнрәк уйлап карасаң, борынгыдан килгән бу тыю яңа өйгә күчеп килгән, әле ныклап урнашып бетмәгән Өй хуҗасын борчымауны аңлата. Өй хуҗасы изге, гөнаһсыз дип санала. Шуңа күрә дә: “өй җимерелеп, Өй хуҗасы матча астында калса да, аңа зыян килми икән”, - дигән дәлил китерде безгә шушы авылыда яшәүче Пулатова Галия Әхмәтхан кызы (1941 елда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында туган).
Күргәнебезчә, без монда яңа нигезгә урын сайлау, яңа нигезгә күчү, анда тора башлауның комплексына кергән йолаларны карадык. Ләкин без шушы комплекс эченә кергән йолаларның ышануларын, теләк сүзләрен бербөтен итеп карауны күз алдында тоттык.
Әлбәттә, без билгеләп киткән комплекс Казан арты татарларының бөтенесенә хас уртак компонентларны үз эченә алган, әммә ләкин шул ук вакытта ул шуның эчендәге локаль үзенчәлекләрне дә бирә. Казан артының башка районнарында яшәүче татарларның көнкүрешендәге йолаларны өйрәнгән вакытта да без шушы ук юнәлештәге эзләнүләребезне дәвам итүне күз алдында тотачакбыз.