на главную

З.М. Арикеева,
ТФДҮнең кече фәнни хезмәткәре

Казан арты татарлары фольклорының бүгенге халәтен өйрәнү:
проблемалар, тәҗрибә, перспективалар

Гореф-гадәтләр һәм йолалар халыкның рухи дөньясында бик үзенчәлекле урын алып торалар, чөнки аларда бердән, әлеге халыкның иң тирәндә, иң үзәктә ята торган уй-ниятләре, өмет-ышанычлары чагылса, икенчедән, алар югары дәрәҗәдәге әхләклылыкка өнди, яшәүнең мәгънәсен тирән фәлсәфи нигездә аңлатуга корылган була. Йолалар гасырлар буе эшкәртелә киләләр, аларга көчле традициялелек хас. Аларның иң кирәкле, бары иң кадерле булган элементлары гына, ягъни этносның яшәешен, сакланышын һәм үсешен тәэмин итә торган билгеләре генә үстерелә-ныгытыла килгән. Бу аеруча гаилә-көнкүреш йолаларында ачык күренә.
Татар халкының йола иҗатын өйрәнү буенча  хезмәтләр, әлбәттә, юк түгел, алар бар. Бу нисбәттән без инде XIX гасырда һәм ХХ гасыр башында ук дөнья күргән Казан татарларының гореф-гадәтләрен, йола үзенчәлекләрен өйрәнүче хезмәтләрне(1) , төрле мәкаләләрне(2) атап китә алабыз. Р.К. Уразманова(3), Н.Б. Бурганова(4) кебек галимнәрнең күп санлы хезмәтләре Казан арты татарларының йолаларын өйрәнүгә багышланган. Ләкин әлеге хезмәтләрдә татар халкының  рухи дөньясы, көндәлек тормышы, көнкүреше этнография фәне материалы буларак яктыртыла һәм әлеге материал бары тик тасвирлама характерда бирелә. Аталып киткән хезмәтләрнең күпчелегендә галимнәребез игътибарны календарь йолаларын тасвирлауга юнәлткәннәр, ә гаилә-көнкүреш йолалары беркадәр читтәрәк кала биргән. Күренекле галимнәребез Ф.С. Баязитова(5), Д.Б. Рамазанова(6) хезмәтләрендә гаилә-көнкүреш йолалары рәтендә торучы туй йоласы тикшерелсә дә, алар аталып киткән йоланы диалектолог, этнолингвист буларак өйрәнәләр.
Казан арты татарлары фольклорын, этнографиясен өйрәнү һәм туплау максатыннан экспедицияләр соңгы тапкыр 1951-1952 елларда, фольклорчы галимнәребез Х. Ярми, Х. Гатина, С. Шамсутдинова, М. Богданов, Н. Гиззатуллин, С. Вахитова һ.б. торган төркем тарафыннан оештырылган булган.
2002 елдан башлап, Татар фольклоры дәүләт үзәге әлеге фольклор-этнографик экспедицияләрне Казан арты районнарына яңадан башлап җибәрде. Шушы максат белән Үзәктә 2002 елда җиде еллык махсус программа төзелде. Бу программа кысаларында Казан арты татарларының үткәнен һәм бүгенгесен өйрәнү максаты куелды, шуңа мөнәсәбәтле рәвештә эзләнүләр башланды. Беренче экспедицияләр Кукмара, Балтач, Мамадыш, Балык Бистәсе районнарына оештырылган булса, соңгылары нәкъ Казан артына, элеккеге Казан ханлыгының һөнәрчеләре яшәгән, хәзерге Арча, Әтнә, Саба, Биектау (Дөбьяз төбәге), Теләче, Мари-Эл Республикасының Бәрәңге районнарында эшләде. Шушы экспедицияләр барышында йола комплексы белән беррәттән татарларның мифологик күзаллаулары, шуларга бәйле ышанулар, ырымнар җыелды.
“Казан арты татарлары фольклоры” программасы кысасында шәхсән минем үземнең эшләгән төп юнәлешләрнең берсе – йола фольклорын тулы комплекста, материалга комплекслы якын килеп, ягъни йола иҗатын тәшкил итүче барлык компонентларны да исәпкә алып өйрәнү. Ә бу, үз чиратында йоланы, аның эчендәге фольклор текстларын, мифик күзаллаулар - ышану-ырымнарны бербөтен итеп тикшерүне таләп итә. Атаклы рус фольклорчысы Н.И. Толстой “текст” төшенчәсенә аңлатма биргәндә традицион йоланың төрле яссылыкка караган – акциональ, реаль, вербаль, персональ, локатив, темпораль, музыкаль, сурәтләнмә тестлардан торуы турында әйтә(7).  Әлеге күзлектән чыгып, йоланы тикшергән вакытта игътибарны аталган элементларның һәммәсенә дә бертигез бирү сорала. Бу -  эшләү принципларының берсе һәм иң нәтиҗәлесе.
Гаилә-көнкүреш йолаларын өйрәнү башлыча бала табу, туй, күмү һәм искә алу йолаларын игътибар үзәгенә ала. Әлеге йолалар кешенең бер яшәү статусыннан икенчесенә күчүнең төп этапларын билгели һәм кеше тормышының хронологиясен системалы рәвештә тикшерергә мөмкинлек бирә. Бала табу, бала тәрбияләү белән бәйле йолалар, яңа туган баланы гаилә, җәмгыятькә яраклаштыру актлары, туй, яңа гаилә төзүгә мөнәсәбәтле йолалар һәм кешене соңгы юлга озату, аны искә алу йолалары һәр халык мәдәниятенең үзенчәлеген билгеләп торучы традицияләр. Бүгенге көнгәчә татар халкының әлеге йолаларына багышланган, бигрәк тә комплекслы өйрәнүне күздә тотып башкарылган фәнни монографияләр һәм башка хезмәтләр юк.
Казан арты татарлары гаилә-көнкүреш йолаларын комплекслы өйрәнү дигәндә, без тикшерелүче йолаларның күп компонентлы, вакыты буенча беркадәр сузылган комплекслар булуын истә тотарга тиешбез. Шунлыктан безнең максатыбыз - йолаларның ничек, ни рәвешле башкарылуын, аларның кеше тормышында нинди урын алып торуларын гына ачыклау түгел, ә теге яисә бу йола белән бәйле барлык элементларга да (фольклор текстлары, ырым, ышану, аларның килеп чыгышы, кулланыш даирәсе, йола барышында төрле хәрәкәтләр башкару, музыкаль катламының урынын билгеләү, махсус кием кию, аерым йола ризыклары әзерләүгә) тиешенчә игътибар бирү.
Кеше гомеренең иң җитди вакыйгалары - бала табу, туй һәм үлгән кешене соңгы юлга озату йолаларын өч этапка бүлеп карарга була: йолага әзерлек, йоланың үзе һәм йола артыннан башкарыла торган эшләр. Без үзебезнең чыгышыбызда бала табу һәм туй йола комплексларына карата булган берничә фикеребезне әйтергә булдык.
Беренче карашка фольклор пласты әллә ни зур булмаган бала табуга бәйле йола гадәтләрен генә карап киткәндә дә, комплекслы тикшергән вакытта бик тирән катламнарны күзәтергә мөмкин. Әлбәттә, бала табуга кадәр әле аңа әзерлек чоры, ягъни никахка кадәрге чор, кыз баланың, ир баланың җенси үсеше вакытына ук игътибар ителергә тиеш. Шуңа күрә бала табу йола фольклорын җыйган вакытта без аны аңа әзерлек чорыннан ук башларга мәҗбүр икәнебезне дәлиллибез. Чөнки гаиләле булу, нәселне үрчетүгә әзерлек -  ул кыз бала һәм ир баланың балигъ булу чорыннан ук башлана, ныграк тикшерсәк, бәлки аннан да алдарактыр. Бала табу йоласының башлангыч этабы итеп, без балага узуны һәм бала табуның үзен түгел, ә бәлки тагы да алдарак торган этап – гаилә коруга бер этәргеч булып торучы яшьләрнең аралашуын (кичке уеннар, аулак өйләр, “аулак чәйләр”, керәшен татарлары көнкүрешендә бүгенге көнгәчә сакланып калган “Нардуган” йоласына караган йөзек салыш уеннары), яшүсмер кызларның күпме һәм нинди җенестәге балалар табачакларын төрле юраулар ярдәмендә белергә омтылуларын (энә, җеп ярдәмендә(8)) атый алабыз. Шушы ук рәткә без кыз бала үскән вакытта ук аны гаиләсендә тәрбияләүне дә, мәсәлән, булачак ирләренең начар холыклы булуыннан (“Су алып кайтканда, суны чайпалдырмыйча алып кайтырга кирәк, юкса ирең эчкече була”), гаиләне ташлап китүеннән (“Ашаган вакытта ипи сыныгын калдырыга ярамый, алайса сөйгәнең ташлап китә”(9)) саклану чараларын кертә алабыз. Әлеге рәтне күп сандагы үзеңә карату чаралары белән дә дәвам итәргә мөмкин. Моның өчен Теләче районы Югары Кибә-Хуҗа авылында яшәүче Гатауллина Г.Р. “Ошаган егетне үзеңә карату өчен кызларга ул егет йөри торган юлга кайчы күмеп куярга киңәш ителә”(10) дип белдерде.
Яшьләрнең аралашуы, күңел ачу формалары үзеңә пар сайлау, гаилә кору йоласының да беренче адымнары булып тора. Һәр яшь егет һәм яшь кыз бер социумда, бер коллективта яши, һәм шушы социум әлеге егет белән кызга үзенең мөнәсәбәтен белдерә, алар пар килгәннәрме, юкмы икәнен сиздерә.
“Арчаларга барган чакта
Урман арасында гөл;
Сезнең кебек булса булыр
Меңнәр арасында бер”, - дигән сүзләр белән егет белән кызның пар килүләре турында әйтсә,
“Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Марфуга.
Ат тугарып, җигә белми,
Кызлар сайлаган була”, - дигән җыр сүзләре киресенчә, кайбер егетләрнең кызларга туры килмәвенә, лаеклы түгел икәненә ишарәли.
Шулай итеп, әлеге төртмәле җырлар аша ук социум яшь егет белән кызга бәя бирә башлый һәм социумның яхшы бәясен алган егеткә һәм кызга бер-берләрен сайлар өчен мөмкинлек бирә. Шуңа күрә без уен җырларын уен җырлары дип кенә түгел, ә шушы социумның гаилә корып, нәсел үрчетүенә мөнәсәбәтле дә бәяли алабыз. Һәм без аны шулай бәяләргә тиешбез дә.
Әлегәчә без шушы йолалар кысасында яшәп килүче музыкаль фольклорны бары тик яшьләрнең күңел ачу йолалары буларак кына карарга күнеккән, ләкин бүгенге фольклорчы, халык көнкүрешен саклау мәсьәләләрен күтәрүче фольклорчы аларны менә шушы башлангыч этапта, яшьләрнең аралашу вакытында ук гаилә коруга әзерлек процессы баруын күрә белергә һәм аны йоланың башлангыч этабы итеп ассызыклый алырга тиеш. Шушылай эшләгәндә генә без ул йолаларыбызны саклый алабыз, аларның чын мәгънәсендә халык көнкүрешендә яшәешен бирә алабыз.
Туй йоласы безнең этнографлар өчен, гадәттә, кызны ярәшү этабыннан башланып китә. Ә фольклорчы өчен, әлбәттә, ул әлеге этаптан гына түгел, югарыда аталып киткән әзерлек чорыннан, ягъни егет белән кызның үсмер вакытлары, хатын-кыз җенесе һәм ир-ат җенесе билгеләнү процессыннан ук башланып китәргә тиеш. Шушыларны без бербөтен итеп бәйләп, йола комплексы итеп карый алабыз.
Шулай итеп, биредә без бүгенге көндә татар халкы фольклорын җыйнау, туплау процессының комплекслы оештырылырга тиешле икәнен дәлилләргә тырыштык. Халык фольклорны музыкаль катламга да, ышану-ырымга да аермый, халык көнкүрешендә, халык акылында ул бербөтен булып саклана. Без, фольклорчылар, кайчандыр материалларны аерым  жанрларга бүлеп, җыентыкларга туплап, бик дөрес эшләгәнбездер, ләкин ул җыентыклардан хәзер аларны халыкның үзендә ничек бар, шул кыяфәттә җыйнап, кире кайтару мәсьәләсе актуальрәк, чөнки  алар халык көнкүрешендә тулы комплекстан башка яши алмый.
Татар фольклоры дәүләт үзәгендә бу эзләнү процессы, фольклор экспедицияләрендә эшләү системасы бүгенге көндә нәкъ менә шушы юнәлештә алып барыла. Әлеге эш нәтиҗәләрен без 2006 елда тупланып бетеп килүче җыентыкта да күрсәтергә тырышырбыз. Ә инде киләчәктә Казан арты татарлары фольклорының менә шушы өлешләре зур бер китап булып чыгар дигән өметтә торабыз.


(1) Фукс К.Ф. Праздники казанских татар / К.Ф. Фукс // «Заволжский муравей». - 1814. - Т.3. - №19; Он же. Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях. - Казань, 1844.

(2) Сабан и джиен – народные праздники // «Московитянин». – 1850. - Ч.3. - Кн. II. - С. 57 -62; Коблов Я.Д. О татарских мусульманских праздниках / Я.Д. Коблов. - Казань, 1907. - С. 39 - 41; Ахмаров Г. Сабантуй / Г. Ахмаров // «Казан мөхбире». - 1906. - № 80.

(3) Уразманова Р.К. Обряды и праздники татар Поволжья и Урала / Р.К. Уразманова. -  Казань, 2001.

(4) Бурганова Н.Б. Татар диалектологиясе буенча материаллар / Н.Б. Бурганова. - Казан, 1978.

(5) Баязитова Ф.С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты / Ф.С. Баязитова. - Казан, 1997.

(6) Рамазанова Д.Б. Туйлар, туйлар.../ Д.Б. Рамазанова. - Казан, 1997.

(7) Толстой Н.И. Вторичная функция обрядового символа / Н.И. Толстой // Язык и народная культура. Очерки по славянской мифологии и этнолингвистике. - М., 1995. - С. 167-184.

(8) ТРның Теләче р-ны Олы Нырсы авылында яшәүче Ф.Ф. Сафинадан (1960) 17.05.2006 язып алынды.

(9) ТРның Теләче р-ны Алан авылында яшәүче Г.Р. Гыйльмановадан (1974)  21.05.2006 язып алынды.

(10) ТРның Теләче р-ны Югары Кибә-Хуҗа авылында яшәүче Г.Р. Гатауллинадан (1974) 19.05.2006 язып алынды.